©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

رَبَّنَا وَ اجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ وَ مِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ

رَبَّنَا وَ اجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ وَ مِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ


وَ أَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَ تُبْ عَلَيِنَا إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

.

«Әй, Раббыбыз! Үзебезне һәм нәселләребезне Үзеңә буйсына торган өммәтләрдән кыл! Безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт, тәүбәләре-безне кабул ит! Дөреслектә, Син тәүбәләрне кабул итүче һәм Рәхимлесең!» Бәкара: 128.

Хаҗ айлары: шәүвәл, зөлкәгъдә һәм зөлхиҗҗә аеның ун көне. Аллаһы Тәгалә шәүвәл ае белән зөлкәгъдә аенда гомрә кылырга кушса, зөлхиҗҗә аеның 8,9,10-нчы көннәрендә юлга көче җиткән мөселманнарга олы хаҗ кылуны фарыз иткән.

Хаҗ – дип Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, билгеле бер гамәл-ләрне кылу белән бергә Кәгъбәтуллаһны зиярат кылуга әйтелә.

Хаҗ – Ислам диненең бер нигезе һәм Ислам динендә булган мөэмин бәндәләргә, әгәр көчләреннән килсә, гомерләрендә бер мәртәбә кылу фарыз булган олы гыйбадәтләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَ لِلَّهِ عَلَى النَّاسِ حِجُّ الْبَيْتِ مَنِ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلاً

«Көче җиткән кешеләргә, Кәгъбәтуллаһка барып, Аллаһ риза-лыгы өчен хаҗ кылу фарыз кылынды». Әли Гыймран: 97.

اَلْعُمْرَةُ إِلَى الْعُمْرَةِ كَفَّارَةٌ لِمَا بَيْنَهُمَا، وَ الْحَجُّ الْمَبْرُورُ لَيْسَ لَهُ جَزَاءٌ إْلَّا الْجَنَّةُ

.

«Ике кече хаҗ арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора».

مَنْ حَجَّ فَلَمْ يَرْفُثْ وَ لَمْ يَفْسُقْ رَجَعَ كَيَوْمٍ وَلَدَتْهُ أُمُّهُ

.

«Кем хаҗ кылганда сүгенми, гөнаһ кылмый, шул кеше хаҗдан анасы тудыргандагы кебек, гөнаһсыз булып кайта».

Динендә ихлас булган мөселман кеше, мөмкинлеге булу бе-лән, Кәгъбәтуллага барып, хаҗ кыла. Хаҗы дөрес һәм тулы булсын өчен, ул, хаҗга барыр алдыннан, аның барлык тәртипләрен дә җен-текләп өйрәнә. Хаҗ кылып өенә, гаиләсе янына әйләнеп кайтканда, гөнаһларыннан чистарынып, үзен яңа туган бала кебек хис итә.

لا تَحُجُّ الْمَرْأَةُ إِلَّا وَ مَعَهَا مَحْرَمٌ

«Хатын-кыз ир туганы озата барганда гына хаҗ кыла».

إِنَّ عُمْرَةً فِي رَمَضَانَ تَقْضِي حَجَّةً

«Рамазан аенда кылынган кече хаҗ зур хаҗга тиң».

Кече хаҗны теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин булса да, рамазан аенда кылу яхшырак.

اِعْتَمَرَ النَّبِيُّ

r

قَبْلَ أَنْ يَحُجَّ

«Мөхәммәт галәйһиссәләм хаҗны гомрәдән башлаган».

صَلاَةٌ فِي مَسْجِدِي هَذَا أَفْضَلُ مِنْ أَلْفِ صَلاَةٍِ فِيمَا سِوَاهُ مِنَ الْمَسْجِدِ إِلاَّ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَ صَلاَةٌ فِي الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ أَفْضَلُ مِنْ مِائَةِ صَلاَةٍ فِي مَسْجِدِي هَذَا

.

«Минем мәчетемдәге гыйбадәт башка мәчетләрдә кылынган-нан мең мәртәбә өстенрәк. Мәккәнең баш мәчетендәге гыйбадәт исә, минем мәчетемдәге гыйбадәттән йөз мәртәбә яхшырак».

Димәк, Мәккәнең баш мәчетендәге гыйбадәт башка мәчет-ләрдәге гыйбадәттән йөз мең мәртәбә өстен дигән сүз.

Бердәнбер һәм бар нәрсәне дә Үзенә буйсындыручы Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга кирәклеген аңлау – бик мөһим нәрсә. Мөселманның бөек максаты – Хак Тәгаләне олылау, Аның әмер-ләрен тормышка ашыру һәм үтәү. Шул рәвешле Аллаһының риза-лыгы табыла.


Корбан

Корбан нигездә Ибраһим галәйһиссәләм белән улы Исмә-гыйль галәйһиссәләмгә барып тоташа. Аллаһы Тәгалә аларның иманнарын зур сынау белән сыный. Алар шул сынауны уңышлы үтеп Аллаһы Тәгаләнең мактавына лаек булалар.

Ибраһим галәйһиссәләм Нәмрут яккан уттан сау-сәламәт чыккач, ватанын һәм туганнарын ташлап, хәзерге Фәләстыйн җир-ләренә барып урнаша. Шунда аңа картлык көнендә Аллаһы Тәгалә «хәлим» – «йомшак тәбигатьле», дип макталган угыл бала насыйп итә. Ул гел Аллаһы Тәгаләдән изге бала бирүен сорый торган була. Малайга Исмәгыйль дип исем кушалар. Ибраһим галәйһиссәләм бала булу шатлыгына куанырга өлгерми, төшендә шул баланы кор-бан итәргә боерыла. Бу боерык вәхи яки туры әмер итү аркылы тү-гел, ә бер ишарә кылу рәвешендә генә була. Ләкин Раббысына буй-сынып, Аның кушканнарын үтәргә әзер булган Ибраһим галәйһис-сәләмгә шул да җитә. Ул бу боерыкны һич каушап, югалып кал-мыйча, камил иман, тулы буйсыну белән үзенең бурычы дип кабул итә. Ул бу эшкә һич ашыкмастан һәм Раббысына ачуланмыйча ке-решә. Әлбәттә, бу боерыкны үтәү Ибраһим галәйһиссәләмгә бик авыр була. Ул бит баласын сугышка яки аны үлем көтә торган баш-ка бер урынга җибәрми, бәлки аны үзенең куллары белән корбан итәргә җыена. Нәрсә генә булмасын, Ибраһим галәйһиссәләм әлеге дәһшәтле боерыкны берсүзсез кабул итә һәм үзенең максатын Ис-мәгыйль галәйһиссәләмгә әйтеп, аның бу турыдагы фикерен белә-се килә. Ибраһим галәйһиссәләм чыннан да Аллаһы Тәгалә аңа үзе теләгән изге бала бирдеме икәнен белергә тели. Исмәгыйль галәй-һиссәләм үзе дә Аллаһы Тәгаләнең әмеренә ихластан буйсынырга әзер икәнлеген белдергәч, үзенең догасы кабул булганлыгына Иб-раһим галәйһиссәләмнең шиге калмый. Исмәгыйль галәйһиссәләм үзенең Аллаһының боерыгына буйсынырга әзер икәнлеген белгер-теп кенә калмый, бәлки Аллаһының рәхмәте, Аллаһының ризалы-гы Аның боерыкларын үтәүдә икәнлегенә бөтен барлыгы белән инана. Менә шул иманы аңа шундый авыр сынауны үтәргә көч-куәт бирә. Ул:

يَاأَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ سَتَجِدُنِي إِنْشَاءَ اللهُ مِنَ الصَّابِرِينَ

«Әй әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың», – дигән сүздән башканы әйтми.

Бу вакыйгада ата да, угыл да сынала. Ата – Аллаһының ку-шуы белән улын корбан итәргә, ә улы – корбан булырга әзер була. Ләкин без беләбез, «Хаҗ» сүрәсенең 37-нче аятендә корбан мал-ларының ите дә, каны да Аллаһы Тәгаләгә кирәк түгел икәнлеге хәбәр ителгән. Шулай булгач нигә Аңа кеше каны кирәк булсын?! Аңа безнең бөтен барлыгыбыз белән буйсынуыбыз, бирелүебез һәм куркуларыбыз кирәк.

Ата-угыл сынауны уңышлы үткәч Аллаһы Тәгалә аларның хәлләрен җиңеләйтә – Ибраһим галәйһиссәләмгә улы урынына корбан итеп, сарык бүләк итә. Менә шул көннән башлап бөтен пәй-гамбәрләрнең атасы булган Ибраһим галәйһиссәләм милләтенә һәр елны корбан чалу йөкләнә. Без дә Ибраһим галәйһиссәләм милләте. Аллаһы Тәгалә безнең дә иманнарыбызны шул рәвешчә сыный. Әгәр без дә Аллаһы Тәгалә кушканнарны һич карышмас-тан, берсүзсез үтәсәк, аның артыннан һичшиксез җиңеллек, шат-лык килер.


Ислам дине – тынычлык дине. Ибраһим галәйһиссәләм белән улы Исмәгыйль галәйһиссәләмгә бирелгән сынауның нигезендә нәкъ менә шул нәрсә ята.

Өченче бүлек

Мөгамәлә

Ата-ана

Һәркемнең өстендә үзен тудырып, яшь чагында мең төрле мә-шәкатьләр һәм җәфалар белән тәрбияләп үстергән ата-ананың хак-лары бик зур. Ата-ананың хакын тиешенчә үтәмичә, аларның хә-терләрен калдыру – бик куркыныч бер эш. Аллаһы Тәгалә ата-ана хакын үтәргә кушып, Коръәндә әйткән: «Ата-аналарыгызга изгелек кылы­гыз! Әгәр алар сезнең алдыгызда картлыкка ирешсәләр, берсе генәме, икесе дәме, син аларга «Уф» дип тә әйтмә! Әгәр алар син яратмаган берәр эшне эшлиләр икән, аларга катылык белән бә-релмә, бәлки бик йомшак сүзләр белән ул эшнең килешмәгәнлеген әйт. Ата-анаңа түбәнчелек канатларыңны җәй һәм Аллаһы Тәгалә-гә шулай дип дога кыл: «Ий, Раббым! Алар мине бала чагымда ни-чек тәрбия кылды­лар, син дә аларга шулай рәхмәт кыл».

Бу доганың мәгънәсен яхшы төшенсәң, ата-ананың хакын ни-чек үтәү фарыз икәнлеген тиз аңларсың. Ата-ананың хакын үтәү Ал­лаһы Тәгалә кушкан фарыз гамәлләрнең берсен кылу була. Аларның сиңа кушкан һәрбер эшләрен эшлә, мәгәр Аллаһы Тәга-ләгә гөнаһлы була торган берәр эшне эшләргә кушсалар, йомшак телең белән ипләп кенә ул эшнең ярамаганлыгын әйт. Ата-анаңны чын күңелеңнән сөй, аларга һичбер вакытта каршы сүз әйтмә. Орышсалар, хәтта кыйнасалар да аларның хәтерләре калырлык сүз белән җавап бирмә. Алар сөйми торган кешеләр белән катышма. Аларның якын күргән дусларын яратмасаң да, дошман күрмә. Аларның күзләреннән югалып, озак, билгесез җирләрдә йөрмә. Алар риза булмаслык булганда, мөбах булган эшләрне дә кылма. Алар яратмаса да, бер эшне кылырга кирәк булса, бик түбәнчелек белән генә ризалыкларын сора. Аларны ничек булса да һәрвакыт үзеңнән риза кылырга тырыш. Алардан аерым бер урында торсаң, һәркөнне барып аларның хәлләрен сораш. Йомышлары юкмы, ки-рәк нәрсәләре булып аптырап тормыйлармы? Һәркайсын сорашып кулыңнан килгән кадәр аларга ярдәмче бул. Еш-еш йортыңа ките-реп аларны кунак ит. Хәсрәтләре булса, юат, чирләсәләр, яннарын-нан китмә, һәрвакыт хезмәтләрендә бул. Алар картаеп эш эшли ал-мас булсалар, аларны тәрбия кылудан тартынма. Аларны кеше ишегенә чыгарма, үзең мохтаҗ булсаң да, бу эштән бик саклан. Өс-башларын керле, пычрак йөртмә. Йортыңда булган ризыгың белән аларны ашатуда кимчелек кылма. Тышка да чыгып йөри алмаслык дәрәҗәгә килсәләр дә, һичбер авырсынма. Аларга балаларыңнан каты сүз әйттермә, алар янында һичбер әдәпсезлек кылма, тәкәб-берләнеп йөрмә. Алар сине яратмасалар да, үзләренә һич караңгы чырай күрсәтмә. Үлсәләр, һәрвакыт догачылары бул. Менә шулай итеп аларны тәрбия итсәң генә аларның хакларын җиренә җитке-реп үтәгән булырсың. Әгәр шундый эшләрнең берәрсендә кимче-лек кылсаң, яисә, аларны шулай тәрбияләп тә, авырсынып башка-ларга зарлансаң, син аларны Аллаһы Тәгалә кушканча тәрбияли ал-маган булырсың. Әгәр син аларның хәтерләрен калдырып, алар синнән разый булмасалар, зур һәлакәтлеккә төшәрсең, ата-анасын разый кылмаган кешедән Аллаһы Тәгалә дә разый булмас. Бу кеше ата-ана хакын үтәүдә кимчелек кылган кеше белән бер булып, Ал-лаһы Тәгаләгә хыянәт кылган кешеләрдән саналыр.

إِنَّ أَبَرَّ الْبِرِّ أَنْ يَصِلَ الرَّجُلُ وُدَّ أَبِيِهِ

.

«Бер кешенең үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы – игелекле булуның иң күркәмедер».

Хак мөселманның үзенчәлекләреннән берсе булып, аның үз ата-анасына карата игелекле һәм күркәм мөгамәләдә булуы тора. Аллаһының Коръән Кәримендәге һәм Аның Илчесе Мөхәммәт га-ләйһиссәләмнең Сөннәтендәге күрсәтмәләргә таянып гамәл кылу-чы хак мөселман өчен үзенең ата-анасына карата игелеклелек күр-сәтү аның күркәм холкының бер билгесе булып тора.

Коръәннең бик күп аятьләрендә ата-анага карата игелекле бу-лу Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә гыйбадәт кылуга боерган әмер-ләрдән соң икенче урында тора.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм үзенең күркәм нәсыйхәтләрен җит-кергәндә кешеләргә үзләренең ата-аналарына карата, хәтта алар мөселман булмасалар да, һәрвакыт игелекле һәм яхшы мөнәсә-бәттә булырга васыять итеп калдырган.

Ихлас мөселман дөнья мәшәкатенә чумып, үзенең ата-анасын онытмый, алардан читләшми, чөнки ул үзен туры юлга чыгарган Раббысы белән элемтәне өзми.

Ул ата-анасына игелекле булу белән генә чикләнми, ә алар яраткан кешеләрне дә ихтирам итә.

Пәйгамбәребездән бер кеше сораган: «Әй, Аллаһының Илче-се, әти-әнием вафат булганнан соң мин аларга карата игелекле була аламмы?» Ул: «Әйе, дүрт төрле нәрсә белән: Аллаһы Тәгаләдән аларның гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кылу, алар берәүгә вәгъдә иткән эшне тәмамлау, аларның дусларын ихтирам итү һәм аларның туганнары арасында туганлык җепләрен саклавың белән», – дип җавап биргән.

Димәк хакыйкый һәм ихлас күңелле мөселман әти-әнисе яраткан кешеләрне яратыр. Ата-анасының вафатыннан соң да алар-ны онытмас, араны өзмәс.

لَعَنَ اللهُ مَنْ لَعَنَ وَالِدَيْهِ وَ لَعَنَ اللهُ مَنْ ذَبِحَ لِغَيْرِ اللهِ

.

«Ата-анасына ләгънәт кылган кешегә һәм Аллаһ исеменнән башкага атап хайван чалган кешегә Аллаһының ләгънәте булсын».

Ягъни, фәлән әүлия өчен дип корбан чалучы кешегә Аллаһы-ның ләгънәте булыр.

مَنْ أَحَبَّ أَنْ يَصِلَ أَبَاهُ فِي قَبْرِهِ فَلْيَصِلْ إِخْوَانَ أَبِيهِ مِنْ بَعْدِهِ

.

«Әгәр бер кеше атасы үлгәннән соң, аның белән күрешергә теләсә, атасының дуслары белән йөрешсен».

اَلْخَالَةُ بِمَنْزِلَةِ الْأُمِّ

.

«Ананың кыз кардәше (халә) ана урынына тора».

Ягъни, һәркем үзенең анасы белән бертуган кыз кардәшен үз анасы кебек олыласын. Шәригатебездә ана үлсә баласын халә тәр-биясенә бирелә, чөнки анасының туганы анасы кебек бер кан, бер холыкта була.

رَغِمَ أَنْفُ ثُمَّ رَغِمَ أَنْفُ ثُمَّ رَغِمَ أَنْفُ مَنْ أَدْرَكَ أَبَوَيْهِ

عِنْدَهُ الْكِبَرُ أَحَدَهُمَا أَوْ كِلَيْهِمَا ثُمَّ لَمْ يَدْخُلِ الْجَنَّةَ

.

«Хурлык булсын шул кешегә, хурлык булсын шул кешегә, хурлык булсын шул кешегә, әгәр ул ата-анасының икесе дә, яки берсе сәламәт вакытка ирешеп тә, җәннәткә кермәсә».

Ата-ананы тәрбияләү Аллаһы Тәгалә каршында бөек эш. Әгәр берәү шул мактаулы эшкә лаек булып та, шуны ихлас белән башка-рып чыга алмаса, аңа хурлыктан башка нәрсә калмый. Ата-анасы исән вакытта аларның ризалыгын алган кеше дөнья-ахирәт дәрә-җәсенә ирешә.

Никах


Ислам дине никахны җанны тынычландыру чарасы итеп күрә. Ул – ир белән хатынның бер-берсен яратып, ихласлык белән бер-дәм тормыш коруыдыр. Максат – бәхетле һәм үзара мәхәббәт, мәр-хәмәт белән тулган чын мөселман гаиләсен төзү, иманлы балалар тәрбияләп үстерү. Аллаһы Тәгалә әйткән: وَمِنْ آيَاتِهِ أَنْ خَلَقَ لَكُمْ مِنْ أَنفُسِكُمْ أَزْوَاجًا لِتَسْكُنُوا إِلَيْهَا وَجَعَلَ بَيْنَكُمْ مَوَدَّةً وَرَحْمَةً.

«Аллаһының могҗизаларыннан: Ул сезгә, алар аша тыныч-лык табар өчен, үзегездән хатыннарыгызны бар кылды, һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды».

Коръән Кәрим ир белән хатынның берләшүен менә шушы рә-вештә тасвирлый. Һәм безнең күз алдыбызга тирә-якка иминлек, тынычлык бөркеп торучы, бер-берсен аңлау һәм үзара мәхәббәт, мәрхәмәт, ягымлылык хисләре белән тулы сөекле гаилә тормышы килеп баса.

Аллаһы Тәгалә янә әйткән: «Аллаһ сезнең өчен үзегездән ха-тыннар яратты. Хатыннарыгыздан исә сезгә балалар һәм оныклар яратты, һәм сезне хәләл яхшы ризыклар белән ризыкландырды».

Нәхел: 72.

«Үзләрегездән ирсез хатыннарны, хатынсыз ирләрне, һәм ни-ках хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны һәм кәни-зәкләрегезне өйләндерегез, әгәр өйләнүчеләр фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны Үзенең юмартлыгы белән бай кылыр, шиксез, Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы». Нур: 32.

Никах кешенең хис-тойгыларын канәгатьләндереп, тыныч-лыкка ирешүнең иң яхшы һәм иң табигый чарасы. Никах кешегә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Никах – нәсел калдыру, ыруны үстерү өчен иң яхшы чара. Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбия итү кирәклеге кешене хезмәт итәр-гә һәм үз бурычын үтәргә этәрә. Никах гаилә тормышын җайга са-ла һәм бәхетле, бар яктан да камил булган җәмгыятьне тудыра.

Әгәр кемдер никахланырга тели, ләкин җитәрлек малы булма-са, ул Аллаһ биргәнгә чаклы сабыр итсен, һәм зинадан саклансын.

Күп мөселманнар никахка керү өчен төрле кыенлыклар һәм каршылыклар тудыралар. Шуңа күрә күп егетләр, кызлар никахтан баш тарталар. Күпләр очраклы бәйләнешкә керә, моның өчен җа-ваплылык ата-аналары өстенә төшә.

Өйләнгәндә тугрылыклы һәм дини кызны сайларга кирәк. Шулай ук кызның атасы яки караучысы кызына тугрылыклы һәм дини ир табарга тиеш.

Тәкъва булган тугрылыклы хатын – бу дөньяда Аллаһы Тәга-лә тарафыннан ир-атка бирелгән иң олы нигъмәтләрнең берсе.

Шундый хатынга юлыккан ир-ат шул хатынында бу дөньяның гарасатыннан, авыр хезмәтеннән һәм борчуларыннан тынычлык та-ба. Шуның өстенә, хатыны аңа ял, юаныч һәм чагыштыргысыз хозурлык-ләззәт бирә.

Никахка һәм хатын-кызларга карата шундый бөек карашта булган хак мөселманны, әлбәттә, бүгенге көндәге мәгънәсез һәм буш максатларга омтылучы җилбәзәк хатын-кызлар кызыксын-дырмый. Киресенчә, аны мөселман кызның камиллеккә ирешкән шәхесе кызыксындыра. Шуның өчен ул Ислам диненең бөек сый-фатлары белән бизәлгән, үзенә күркәм, тотрыклы гаилә тормышы булдыра алырлык мөслимә кызны эзли. Ул сайлаган кәләшенең динне ихлас белән тотуын, акыллы һәм тәртипле булуын да тели. أَلاَ أُخْبِرُكَ بِخَيْرِ مَا يَكْنِزُ الْمَرْءُ؟ اَلْمَرْأَةُ الصَّالِحَةُ إِذَا نَظَرَ إِلَيْهَا سَرَّتْهُ، وَ إِذَا أَمَرَهَا أَطَاعَتْهُ، وَ إِذَا غَابَ عَنْهَا حَفِظَتْهُ .

«Ир-атның өлешенә насыйп була торган иң яхшы нәрсә ту-рында әйтимме? Ул – тәкъва булган мөэминә хатындыр. Әгәр ул аңа караса – күңелен шатландыра, берәр нәрсә әйтсә – буйсына, әгәр аңа кая булса да вакытлыча китәргә туры килсә – аны күңе-лендә саклар (ягъни, намусына тап төшермәс, иренә тугры булып калыр)».

Үзенең иренә бәхет, балалар, тынычлык һәм татулык бүләк итеп, аның йортын наз, сәгадәт белән тутыручы һәм булачак каһар-маннарны, бөек шәхесләрне тәрбияләүче хатын-кызның шәхесе менә шундый була.

Ислам дине хатын-кызга карата фәкать яхшы мөнәсәбәттә бу-лырга куша һәм аның дәрәҗәсен башка диннәрдә булмаган юга-рылыкка күтәрә.

إِنَّ الْمَرْأَةَ تُنْكَحُ لِدِينِهَا وَ مَالِهَا وَ جَمَالهَِا فَعَلَيْكَ بِذَاتِ الدِّينِ تَرِبَتْ يَدَاكَ

.

«Хатын-кызга дине, малы, яки матурлыгы өчен өйләнелә. Син исә динле булганына өйлән, башкасына исең китмәсен».

Чөнки хатын-кызның дәрәҗәсе аның диндарлыгына бәйле, әгәр диндар булса дәрәҗәсе була, булмаса юк, гәрчә малы, яки ма-турлыгы булса да. Чөнки дин биргән тәрбия башка, мал белән ма-турлыкка бәйле тереклек рәвеше бөтенләй башка.

تَزَوَّجُوا الْوَدُودَ الْوَلُودَ فَإِنِّي مُكَاثِرٌ بِكُمُ الْأُمَمَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ

.

«Хатыннарның бала таба торганына өйләнегез, чөнки мин Кыямәт көнендә сезнең күплегегез белән башка өммәтләргә мак-танырмын».

Рәсүлебезнең бу сүзеннән максат бала тудырмый торган ха-тынны талак кылыгыз дигән сүз түгел, бәлки бала тудырмый тор-ган хатынның яныгызда булуы сезне бала таба торган хатын алу-дан тыймасын дигәне.

?


--6-1-21---piano-di.html

--63.html

--68.html

--7-00---evropejskaya.html

--8.html